Ватанны саклаучылар көне
Чыршы авыл китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде. «Әтиләр безнең яклаучыларыбыз», анда балалар шигырь формасында әтиләрен, абыйларын һәм барлык ир – атларны бәйрәм белән котладылар. Китапханәче балалар өчен «Баһадир күңел ачулары» дигән уен программасы әзерләде. Ул төрле эстафеталардан һәм конкурслардан торды. Тантаналы өлеш барышында малайларга, әтиләргә һәм бабайларга үз куллары белән ясалган истәлекле бүләкләр, открыткалар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

