Шигърият илендә
Россиядә шигърият көнен билгеләп үтүне шәгыйрь Константин Кедров тәкдим итә. 2000 нче елда ул Таганка театры сәнгать җитәкчесе Юрий Любимов һәм шәгыйрь Андрей Вознесенский белән берлектә безнең илебездә Бөтендөнья шигърият көненең беренче тантанасын оештыра. Шул көннән башлап Россиядә 21 март – шигърият көне буларак билгеләп үтелә. Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Усад авылы китапханәсендә «Шигърият илендә» дигән исем астында китап күргәзмәсе оештырылды.. Күргәзмәдә шигырьләр китаплары урын алды һәм шигърият сөючеләребезгә укырга тәкъдим ителде. Шулай ук яраткан шәгыйрьләребезнең әсәрләрен кычкырып уку оештырылды.
