Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ватан турында. Батырлык турында. Дан турында

Ватанны саклаучылар көненә Кече Битаман китап бирү пунктында авыл клубы белән берлектә «Ватан турында. Батырлык турында. Дан турында» дип исемләнгән әдәби-тематик кичә үткәрелде. Кич буе сәхнәдән ир-атлар адресына җылы котлаулар, җырлар яңгырады, патриотик музыкаль номерлар, инсценировкалар, миниатюралар күрсәтелде.