Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Агния Барто -120 ел

Чыршы авыл китапханәсендә Агния Бартоның тууына 120 ел булу уңаеннан, шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче «Гыйлемнән зур хәзинә юк» дигән әдәби күргәзмә әзерләнде. Агния Барто бик күп шигырьләр яза, аларның кайберләре җырларга әйләнә.  Агния Барто үзенең бөтен иҗаты белән балаларга карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли, ә балаларны кешеләр турында кайгыртырга, игелекле һәм ярдәмчел булырга өйрәтә. Кечкенә балаларга әти – әниләре шигырьләр укый. Балалар үсеп, үзләре әти – әни булгач, балаларына шигырьләр укыйлар. Аның шигырьләре һәркемне балачак иленә кайтара, чөнки алар яхшы хис һәм мәхәббәт, елмаю һәм яшәү шатлыгы белән җылытылган.