Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Туган тел-минем белән дус тел»

Ел саен, 21 февральдә, Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көнне китапханә укучылар өчен «Туган тел – минем белән дус тел»дигән танып белү сәгате үткәрде. Укучылар бөтен дөньяда ничә тел барлыгын, туган телне белүнең мөһимлеген белделәр, туган телнең төрлелеге һәм матурлыгы турында сөйләштеләр. Чара барышында балалар туган телне белү белән бәйле биремнәрне актив башкардылар. Укучылар тизәйткечләр әйттеләр, кроссвордлар чиштеләр һәм канатлы сүзләрнең мәгънәсен аңлаттылар.