Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

8 март – язның беренче бәйрәме

10 Март в 15:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Суыксу авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 12+

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне. Суыксу авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә китап укучылары белән,  «8 март – язның беренче бәйрәме  » әдәби кичә үткәрелә. Китапханәче кичәдә катнашучыларны 8март бәйрәме белән тәбрикләп, бәйрәм турында кыскача тарих белән таныштырып үтәчәк. Шагыйрьләребезнең хатын – кызларга, әниләргә багышлап язылган шигырьләрен, әниләр турында язылган хикәяләрдән өзекләр укыячакбыз. Хатын-кызлар журналы “Сөембикә”ләрдәге сәхифәләр белән танышып үтәчәкләр. Кичә чәй табыны артында үтәчәк, һәм күргәзмә ясап куелачак. Күргәзмәдә «Матурлык һәм сәламәтлек», «Аш-су рецептлары», «Өегез ямьле булсын», «Әдәбиятта хатын-кыз образы» дигән темаларга кагылышлы китаплар урын алачак.