Без наркоманиягә каршы
Яшь чикләнүе : 6+
Чыршы авыл китапханәсендә «Без наркоманиягә каршы» дигән темага әңгәмә үткәрелә. Чара барышында катнашучылар наркотиклар һәм спайслар кебек куркыныныч рәсемнәр белән танышачаклар. Китапханәче наркотикның нәрсә икәнен, аның кеше организмына, бигрәк тә үсеп килүче организмга ничек зарарлы тәэсир итүен һәм наркотиклар кулланучы кешене нәрсә көткәнен сөйләп бирер. Алып баручы белән әңгәмәдән балалар барлык начар гадәтләргә «ЮК» дип ничек әйтергә икәнен беләчәкләр. Шулай ук «Кайгы диагнозы — наркотик» картиналары күрсәтеләчәк, аны караганнан соң чарада катнашучылар теләсә кайсы яшьтә сәламәтлекне саклау бик мөһим дигән нәтиҗә ясаячак.

