Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Шигырьләре – бөек, фикерләре – затлы.

2026 елның 2 мартында  замандашлары  Пушкинга тиңдәш  дип санаган иң серле рус шагыйрьләренең берсе, Евгений Абрамович Баратынскийның тууына 226 ел булды. Бу датага Чернышевка авыл модель китапханәсе тематик китап күргәзмәсе әзерләде. Экспозициягә шагыйрьнең  танылган шигырьләр һәм поэмалары гына түгел, ә авторның иҗади юлын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирүче биографик  материаллар да тәкъдим ителде.