Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Язгы чәчәк бәйләме».

6 март көнне Кече Рәс авыл китапханәсендә Кече Рәс авыл клубы белән берлектә гүзәл затларбыз – сөйкемле хатын-кызларга багышланган концерт оештырылды. Бу көнне хатын-кызларны данлыйлар, җылы сүзләр әйтәләр, чәчәкләр һәм бүләкләр бирәләр. Хатын-кыз йөрәгенең чын шатлык һәм борчылу кичерешләренең бөтен тирәнлеге ачыла торган шигырьләрне күңелне нечкәртеп башкару беркемне дә битараф калдырмаячак. Хатын-кызларны якынлашып килүче язгы бәйрәм белән Суыксу авыл җирлеге башлыгы да котлап үтте.