Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Мәчеле әдәбият

1 март көнне Бөтендөнья мәчеләр көне билгеләп үтелә. Бу сөйкемле йорт җәнлекләрен яратмаган кешеләр җир йөзендә бик сирәктер мөгаен.

Чернышевка авылы  модель китапханәсе  М.Н. Скрементов исемендәге Чернышевка урта белем бирү мәктәбененең 4 нче класс укучылары белән «Мәчеле әдәбият» дип исемләнгән викторина үткәрде. Викторина  әдәби әсәрләр геройлары булган мәчеләргә багышланган иде. Биредә Матроскин исемле мәче,  Итекле мәче, Базилио һәм башка мәчеләр искә алынды. Укучылар мәчеләргә кагылышлы  мәкальләр һәм әйтемнәр буенча белемнәрен тикшерделәр, алар белән бәйле халык сынамышларын искә төшерделәр, соңыннан  китапханә фондыннан алынган китап күргәзмәсе белән таныштылар.