Прекрасный день — 8 марта
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Айбаш авыл китапханәсендә Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе, мәдәният йорты белән берлектә 8 Мартка багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәне алып баручылар барлык катнашучыларны яз бәйрәме белән котлап, сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете теләделәр. Балалар хөрмәт белән шигырьләр укыдылар, күңелгә хуш килгән җырлар җырладылар. Китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре скетчлар күрсәттеләр. Чара барышында хатын-кызлар өчен конкурслар үткәрелде.
