Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тылсымлы әкиятләр иҗат итүче

Барлык укучылар да кечкенәдән рус әкиятләре белән таныш. Китап битләрендә әкияти баһадирлар, оста гүзәлләр, зирәк картлар яши. Әкият персонажларын җанландыра һәм аларны телевизион экранга күчерә алган беренче кеше – бөек режиссер, тылсымлы әкиятләр булдыручы – Александр Роу. Режиссер-әкиятченең 120 еллыгына Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсендә А.Роу экранлаштырган әкиятләр буенча викторина үткәрелде.  Болар барысына да балачактан таныш «Кощей Бессмертный», «Василиса Прекрасная», «Морозко», «Королевство кривых зеркал» һәм башкалар. Балалар А. Роуның тормышы һәм иҗаты турында презентация карадылар, популяр рус әкиятләрен искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.