Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бөек исемнәр йолдызлыгы

3 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья язучылар көне уңаеннан Чернышевка авыл китапханәсендә күргәзмә оештырылды. Китап күргәзмәсендә илебез һәм чит ил язучыларының әсәрләре тәкъдим ителде. Бәйрәмнең тулы исеме – Бөтендөнья Язучы көне, ул 1986 елда гамәлгә куелган.  Язучылык һөнәре – гомер буе өйрәнгән һәм үзләштергән һөнәр. Кемдер балачактан ук үз фикерләрен кәгазьгә язарга хыяллана, ә кайберәүләр олыгаеп кына каләм остасына әверелә. Язучылар – дөнья белән каләм, яисә басма машинка ярдәмендә сөйләшә белгән кешеләр.