Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Г.Тукай – Шигърият чишмәсе

Суыксу авыл  китапханәсе “Дуслык” балалар бакчасында татар шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә багышланган « Г.Тукай – Шигърият чишмәсе» дип исемләнгән чара үткәрде. Китапханәче һәм шагыйрьнең авыр һәм кыска тормышы, иҗади язмышы турында сөйләп үтте. Китапханәче «Бишек җыры» шигырьен укыды, зур кызыксыну белән тыңладылар. Тукай әкиятләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп кала, ул милли шигърияткә нигез сала һәм аның классик стилен булдыра. Кыска гомер кичерсә дә, Тукай зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты биләп тора. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт Тукайның балачак шигырьләреннән һәм әкиятләреннән туа. Аның әсәрләре балаларны эшкә өйрәтә, игелекле, намуслы, акыллы, гадел булырга өйрәтә. Йөз елдан артык һәр бала яраткан татар шагыйренең әсәрләрен кызыксынып  укый һәм  хәтта аларны яттан белә.