Хәрби хезмәт батырлыгы
2026 ел Татарстанда «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы» дип игълан ителде.
Әлеге ел хөрмәтенә, Суыксу авыл китапханәсе «Хәрби хезмәт батырлыгы» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Чара Туган якларына әйләнеп кайта алмаган, сугыш кырында башын салган ир-егетләрне бер минут тынлык белән искә алудан башланып китте. Китапханәче ватандашларыбызның батырлыклары белән таныштырып үтте, һәм сугыш хәрәкәтләренең төрле эпизодлары һәм күренешләре турында сөйләп үтте. Китап күргәзмәсе ясап куелды. Бу күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәре турында китаплар, сугыш чорында тылдагы тормыш турында нәфис китаплар тәкъдим ителде.
