Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Террорга каршы бергә

Айбаш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныфлар өчен мәгълүмат сәгате узды. Балалар террорчылык һәм экстремизмның бүген кешелек дөньясы белән бергә XXI гасырга кергән иң җитди проблема булуын белделәр. Укучыларны экстремаль ситуацияләрдә, көнкүрештә, урамда үзләрен дөрес тотарга өйрәттек, ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары, шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре, әйләнә-тирә дөньяда үз гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклау, террорчылык куркынычы очрагында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырдык.