Урманда яшәүчеләр
Чернышевка авыл китапханәсендә В.Бианкиның “Урманда яшәүчеләр” дигән әсәре буенча урман җәнлекләрен һәм кошларын пластилин белән әвәләп ясау буенча мастер-класс уздырылды. Бу чара барышында балалар урманда яшәүче җәнлекләр, кошлар турында фикер алыштылар: алар нәрсә белән туклана, ничек оя коралар, кайда кышлыйлар һ.б. мәглүматьләр белән уртаклаштылар. Шулай ук китап сөючеләр игътибарына В.Бианкиның башка әсәрләре һәм алар буенча төшерелгән роликлар тәкъдим ителде.
