Чын кеше язмышы
Күргәзмә материалларын карап, Чернышевка авылы модель китапханәсенә килүче укучылар язучы Борис Полевойның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштылар. Язучының исеме журналистика белән дә, әдәбият белән дә бәйле. Авторның китапларында сугыш темасы мөһим урын алып тора. Экспозиция Советлар Союзы Герое, очучы Алексей Маресьев батырлыгының реаль вакыйгаларына нигезләнгән «Повесть о настоящем человеке» әсәренә багышланган. Әсәр рус халкының көчле рухын, фашизмны җиңү өчен теләсә нинди сынауларны җиңәргә сәләтле ихтыяр көчен ачып күрсәтә. 1948 елда илебез экраннарында шул ук исемдәге нәфис фильм чыкты.
