Халык хәтерен китап саклар
Чыршы авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы кысаларында сугыш чоры язучыларына багышланган танып – белү чарасы үткәрелде. Чара Бөек Ватан сугышы вакытында иҗат итүче фронтовик язучыларга багышланды. Анда катнашучылар совет солдатларының тормыш юллары, аларның иҗаты, сугыштан язган хатлар бастырылган китаплар белән таныштылар һәм кайбер хатларны укыдылар. «Халык хәтерен китап саклар» дигән темага китаплар күргәзмәсе әзерләнде һәм күргәзмәгә күзәтү оештырылды, анда Бөек Ватан сугышы чоры тугындагы әдәбият тәгъдим ителде.
