Тургайлар – яз хәбәрчеләре. Фольклор бәйрәм
21 март – язгы көн белән төн тигезләшү көне. Бу көн яз һәм җылы килүне аңлата. Кышкы йокыдан соң табигатьнең уянуы. Шул көннән соң яз тәмам үз көченә керә, ә якты көн озыная бара. Бу бәйрәмдә гадәттә камырдан ясалган тургайлар пешерелә. Аларны элекке заманнарда ата-бабаларыбыз югарыга чөйгәннәр , аннары тотып алганнар. Шулай итеп, сәламәтлекне, бәхетне җәлеп итәргә мөмкин дип саналган.
Бу истәлекле көн алдыннан Чернышевка авыл модель китапханәсе һәм мәдәният йорты бергәләп тематик әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга элегрәк халыкта язны ничек каршылаулары, аның нинди гадәт-йолалар белән бәйле булуы турында сөйләнде. Игътибар үзәгендә бәйрәм символы – кошлар булды, чөнки риваятьләр , алар язны үз канатларында китерә, дип күрсәтә. Соңыннан иҗади остаханә үткәрелде, анда балалар бик теләп эшкә тотындылар: аларның һәркайсы тозлы камырдан язгы яңарышны чагылдыручы кош фигурасын әвәләде.
