Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Урман – җирнең байлыгы

21 мартта Халыкара урманнар көне билгеләп үтелә. Бу көнгә Олы Битаман авылы китапханәсендә экология сәгате узды. Чара барышында китапханәче урман массивларының байлыгы, үсемлекләр һәм тереклек ияләре, урманның әһәмияте, аны саклау турында мәгълүмат бирде, әлеге тематика буенча китаплар белән таныштырды. Урман массивларын җир планетасының «үпкәләре» дип атыйлар. Урманнарның төп функциясе – атмосферада булган химик кушылмаларны, тузанны, пычракны нейтральләштерү, һаваны кислород белән баету. Урманнар һава шартларын формалаштыру процессына уңай йогынты ясый, һава температурасын төшерә, җилне, карны тоткарлый. Урман кыргый хайваннарга сыену урыны бирә, аларның күбесе табигый санитарлар ролен уйный. Яшел массивлар агач, азык ресурслары, дару үләннәре белән тәэмин итәләр.