Без китап белән бергә үсәбез
Чыршы авыл китапханәсендә «Без китап белән бергә үсәбез» дигән китап – иллюстратив күргәзмә оештырылды. Анда, «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбия алучы балалар канташты, китапханәдә «яши» торган төрле балалар басмалары белән таныштылар. Кечкенә балалар өчен, уку – ул белемгә, фантазия үсешенә юл, иҗади идеяләр чыганагы һәм хәтта күңел ачу. Балаларның укуга кызыксынуын саклап калу өчен, китапханәдә мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар һәм аларның ата -аналары өчен китап күргәзмәләре даими оештырыла һәм яңартыла.
