Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Карга боткасы

 

28 март көнне Олы Кавал  авыл китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп белән берлектә «Карга боткасы» бәйрәме үткәрде. Урамда, зур казанда ботка пешерделәр. Ботка пешкән арада бәйрәм кунаклары актив рәвештә вакыт уздырдылар-халык бәйрәме тарихы белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, конкурсларда һәм ярышларда катнаштылар, уеннарда уйнадылар. Уеннардан һәм күңел ачулардан соң барысын да ботка өләшү өчен учак янына чакырдылар. Уеннардан соң арыган һәм канәгать булган балалар карга боткасын ашадылар, учакта  пешерелгән коймак белән хуш исле чәй эчтеләр. Бәйрәмнең максаты балаларны ата-бабаларыбызның милли бәйрәме, аның тарихы һәм халык тормышындагы әһәмияте белән таныштыру иде.