Серле урман
Айбаш авыл китапханәсендә Халыкара урман көненә багышланган экологик уен үткәрелде. Уен урманга, табигатькә, экологиягә багышланган иде. Балалар агачлар турындагы, урманның безгә нәрсә бирүе, кешеләрнең аны ничек куллануы турындагы табышмакларны чишүдә ярыштылар.Шулай ук урманда яшәүче барлык хайваннарны һәм үсемлекләрне атарга кирәк иде. Ситуацияләр укылып, балалар, табигатькә, урманга зыян китермәс өчен, нәрсә эшләргә кирәген аңлаттылар. Чара азагында китапханәче балаларга урманга йөргәндә нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген, урман үсемлекләрен һәм анда яшәүчеләрне сакларга кирәклеген искәртте.
