Авыл яши — Деревня живет
«Авыл яш —Деревня живет» проекты кысаларында Олы Кавалы авыл китапханәсендә күргәзмә-инсталляция ясалды. Программа авыл халкының мәгълүматлылыгын һәм авылда эшлекле активлыкны арттыруга, авыл тормышын саклауга юнәлдерелгән. Китапханәче шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары һәм авыл халкына ярдәм итү буенча башка төрле проектлар турында сөйләде. Чарада катнашучылар авыл хуҗалыгы турында әдәбият карадылар. Күргәзмәдә шулай ук авыл халкы, предприятие һәм социаль объектлар эшчәнлегенең барлык өлкәләрен, аның кешеләрен һәм тарихын чагылдырган мәгълүмат күрсәтелде.

