Әкияттә кунакта
Балаларга уку- китап культурасына җәлеп итәргә ярдәм итә. Кычкырып уку – сөйләмне үстерү өчен иң яхшы күнегүләрнең берсе. Балалар китабы атналыгы кысаларында Каенлык авыл китапханәсендә кызыклы чаралар булып узды. Китапханәче балаларга гадәти булмаган бәйрәм- Балалар китабы атналыгы турында сөйләде, балалар шагыйрьләренең китаплары белән таныштырды. Балалар кычкырып уку өчен үзләре теләгән китапларны сайладылар. Әлеге чараның максаты-бергәләп уку һәм әсәрләр турында фикер алышу аша балаларны мавыктыргыч әдәбият дөньясы белән таныштыру. Шулай ук китапханәдә «Әкияттә кунакта» исемле әдәби сәяхәт оештырылды. Балалар әкият вакыйгаларының сихри дөньясына чумдылар, анда могҗизалар була һәм гаделлек һәрвакыт тантана итә. Балалар яраткан персонажларын рәхәтләнеп искә алдылар, яраткан әкиятләрен тыңладылар һәм укыдылар.
