Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китап хастаханәсе

Олы Кавал авыл китапханәсе Чишмәкәй балалар бакчасы өчен «Китап хастаханәсе»дигән китапханә дәресе оештырды. Китапханәче балаларга китапның кеше тормышындагы роле турында сөйләде. Вакытлар узу белән китаплар тузалар, ертылалар һәм аларга ремонт кирәк була. Балалар белән бергә китаплар белән сакчыл мөнәсәбәт кагыйдәләрен, шулай ук «Китап хастаханәсе» ндә эшләгәндә үтәргә тиешле кагыйдәләрне искә төшерделәр: авыру китапларга ничек дөрес ярдәм итәргә, кайчы һәм җилем белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы турында. Балалар аларны «дәвалауга»керештеләр. Алар яңа, чын мәгънәсендә файдалы эш белән мавыгып киттеләр, теләк һәм кызыксыну белән эшкә керештеләр: бөгелгән битләрне төзәттеләр, карандаш тамгаларын бетергеч белән бетерделәр, битләрне скотч һәм кәгазь белән ябыштырдылар.