Эко весна
Олы Кавал «Чишмәкәй» балалар бакчасында #ЭКОВЕСНА акциясе кысаларында «Эко весна» экологик сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм уртак йортыбызны-Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Эколитатура уены үткәрелде, балаларга әдәбият белән экологиянең үзара тыгыз бәйләнеше,язучыларның табигать турында язган хикәяләрен тыңладылар.
