Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Чәчәк атсын туган җирем

 

Авылның яшь рәссамнары өчен Чыршы авыл китапханәсендә «Чәчәк атсын туган җирем» дигән темага рәсем конкурсы уздырылды. Анда үзебезнең кече Ватаныбызны сурәтләргә кирәк иде. Конкурста катнашучылар авылның табигатен, теләгән архитектура биналарын сурәтли  алды, бу аларның күзаллауларын патриотлык яктан һәм туган җиренә хөрмәт белән бәйли. Чара тәмамлангач, бәйгедә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә төсле эшләр китапханәдәге күргәзмә киштәсенә урнаштырылды һәм һәркем рәсемнәрне карый ала.