Театр көненә «Әдәби кунакханәдә» очрашу.
Үзәк китапханәдә «Эмет»КЦСОН инвалидлары өчен көндезге төркем белән очрашу узды. Очрашуда катнашучылар театр тарихы турында, борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр театрга булган вакыйгаларны кызыксынып тыңладылар. «Эмет» карамагындагылар белән дөньяда Театр эшчәнлеге турында эчтәлекле әңгәмә булды. Чара өчен Казан театрлары турында матур презентация әзерләнде. Һәркем театрга үз карашы белән уртаклашты, аның кеше тормышындагы әһәмияте турында фикер алышты, театрга килгәндә нинди хисләр кичерүе турында сөйләде. Китапханә белән театрның нинди уртак яклары бар соң? Нинди танылган шагыйрьләр һәм язучылар театрга, актерларга, тамашачыларга искиткеч юллар багышладылар? Казанда ничә һәм нинди театрлар эшли? Бу һәм башка күп кенә сорауларга бу чарада катнашучылар җавап таптылар.
