Кошлар сере
Кошлар көне уңаеннан, алар турында күбрәк белү һәм кызыксыну, канатлы дусларыбызга ярдәм итү максатыннан, китапханәчеләр «Бәләкәч» балалар бакчасында уен-викторина үткәрде. Китапханәче укучыларга кошларның файдасы һәм әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләде. Чара барышында балалар кошлар турындагы кызыклы фактлар белән таныштылар, табышмакларга, викторина сорауларына җавап бирделәр, уенда катнаштылар. Балалар чара ахырында кош рәсеме ясадылар.
