«Әдәби викторина»
17 март көнне Әлдермеш авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Әдәби викторина» исемле чара уздырылды. Викторинада Әлдермеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Мәктәп укучылары ике командага бүленделәр: «Алые паруса» һәм «Литературоведы». Катнашучылар чикләнгән вакыт эчендә 5 раундны уздылар. Викторинаның сораулары рус әдәбиятына, 2023 елның юбиляр язучыларына һәм аларның иҗатлары турындагы мәгълүматларны белүгә исәпләнгәннәр иде. Китап укучыларга ярдәм йөзеннән классик язучыларның китапларыннан торган күргәзмә тәкъдим ителде. Викторина нәтиҗәләре буенча командаларга бер үк күләмдә баллар бирелде, дуслык җиңде. Чара ахырында катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
