Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Күңелләрдә Тукай шигырьләре

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел булу уңаеннан Олы Битаман авылы китапханәсендә «Тукайны бергәләп укыйбыз» Республика проекты һәм «Тукай пәнҗешәмбесе» Республика акциясе кысаларында кычкырып уку сәгате узды. Тукай биографиясе белән танышканнан соң, «Милли моңнар» шигыре укылды һәм анализланды. Бу – лирик әсәр, анда автор ватан һәм мәдәни хәтер белән бәйле хисләрне чагылдыра. Ул Тукайның шигъри энҗеләреннән берсе, халык тарихының җыр, музыка белән тыгыз бәйләнеше турында уйлану булып тора. Җырның күп мәгънәле, зирәк сүзләре, моңлы, рухи моңнары геройның йөрәгенә үтеп керә, аның уйларын биләп ала һәм аңа милләт язмышы белән бәйле борчылуларын белдерергә сәбәп бирә. Шигырь татар милли киемнәреннән һәм музыка ярдәмендә укылды.