Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Канатлы дуслар

Ел саен 1 апрельдә дөньяның күп илләрендә экологик бәйрәм – Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бу көнгә Олы Битаман авылы китапханәсе танып-белү сәгате үткәрде. Китапханәче презентация ярдәмендә бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында роле, нинди кошларның кышларга калуы, кайчан ашатырга һәм кышкы чорда кошларга нинди ярдәм кирәклеге, җимлекләрне нәрсәдән ясап була, кая элеп куярга, кошларны нәрсә белән тукландырырга мөмкин, ә нәрсәләр ашатырга ярамый икәнлеге турында сөйләде. Чара ахырында балалар кошлар турындагы викторина сорауларына җавап таптылар.