Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бүген китапның туган көне

2 апрель – Г.Х. Андерсен туган көнендә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә.  Бу көнне китапханәләрдә балачактан таныш әкият һәм шигырь юллары яңгырый. Бөреле җәнлек совхозы китапханәсендә яшь укучылар өчен балалар китаплары буенча «Китап диңгезе буйлап» викторинасы үткәрелде.  Балалар Андерсен әкиятләре, Э. Успенский, А.Толстой, А. Милн, Н. Носов, К. Чуковский, А. Линдгрен әкиятләре буенча белемнәрен күрсәттеләр. Балалар зур кызыксыну белән   китап күргәзмәсе белән таныштылар, китапларның да юбиляр булуын белделәр. Китапханәче күргәзмәгә күзәтү ясады, укучылар өчен иң кызыклы басмалар турында сөйләде. Балалар китабы көне – китапханә һәм балалар әдәбияты белән танышу өчен менә дигән сәбәп.