Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Андерсенның тылсымлы дөньясы.

Бүген «Тамчы » балалар бакчасында «Андерсенның тылсымлы дөньясы » дип исемләнгән әдәби-танып  белү сәгате уздырылды.  Датаны сайлау очраклы түгел,  2 апрель – Ганс Христиан Андерсенның туган көне һәм Халыкара балалар китабы көне буларак билгеләп үтелә, бу вакыйга аеруча әһәмиятле.  Бу икеләтә юбилей сабыйларны уку дөньясы белән таныштыруның мөһимлеге турында искә төшерергә сәбәп булды. Башта балалар язучының биографиясе белән таныштылар: ул чын күңелдән могҗизаларга ышанган һәм шул могҗизаларны, тылсымны борынгы фонарьдан алып гадәти тегү энәсенә кадәр иң гади әйберләрдә дә таба белгән. Чара барышында  балалар яраткан әкият персонажларын искә төшерделәр: кечкенә Дюймовочка  һәм  гаҗәеп су кызы – Русалочка, «Снежная Королева»дан батыр йөрәкле кыз – Герда һ.б.  Тематик китап киштәсендә бирелгән китаплардан нәниләр Андерсен әкиятләренең матур  рәсемнәре белән соклана алдылар.