Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Язгы чорда иминлек чаралары

Яз көннәре – куркыныч чор булып исәпләнә, шуңа күрә Чернышевка авыл модель китапханәсе белгечләре китап укучы балаларга «Язгы чорда иминлек чаралары » исеме астында мәгълүмати буклет әзерләделәр. Биредәге мәгълүмат балаларга  сулыклар янындагы уеннарның ни өчен куркыныч булуын, нигә түбә кыегындагы боз сөнгеләреннән читтәрәк булырга һәм язгы салкын тиюдән ничек сакланырга кирәклеген искә төшерергә ярдәм итәчәк. Китапханәнең мондый инициативалары үсмерләргә сезон  алмашуны ышанычлы һәм куркынычсыз каршыларга ярдәм итәчәк.