Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кошлар дөньясында

Апрель – кошларның   күпләп очып кайту вакыты. Ел саен 1 апрельдә дөньяның күп илләрендә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан   укучылар  өчен экологик сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларга кошларның төрләре,  елның төрле фасылында кешенең аларга карата сакчыл мөнәсәбәте турында сөйләде. Балалар җирдә кошларның төрләре шулкадәр күп булуын, аларны өйрәнү өчен күп вакыт кирәк булуын белделәр. Шулай ук укучылар кошлар тормышыннан һәм аларның кешегә китергән файдасы турында кызыклы фактлар белән таныштылар.