Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әкиятләрдәге тылсымлы балачак

2 апрель-Даниянең бөек әкиятчесе Һанс Христиан Андерсен туган көнендә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Әлеге вакыйга уңаеннан Каенлык авыл китапханәсендә әдәби чара булып узды. Китапханәче балаларга китаплар, хикәяләр һәм әкиятләрнең безгә тормышта юл күрсәтүче һәм беренче ярдәмче булып хезмәт итүен сөйләде. Чарада катнашучылар Андерсенның тормышы һәм иҗаты турында белделәр, аның танылган әсәрләрен искә төшерделәр һәм үз белемнәрен викторинада тикшерделәр.