Коррупциягә каршы көрәш – бөтен җәмгыять эше!
Коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау һәм халыкның хокукый яктан белемен күтәрү максатыннан Чернышевка авыл модель китапханәсендә мәгълүмати стенд урнаштырылды. Материаллар Россиядә коррупциягә каршы дәүләт сәясәте , коррупцияле җинаять өчен җаваплылык, аңа каршы тору һәм көрәш чаралары турында сөйлиләр.Бүгенге көндә аның белән нәтиҗәле көрәш барлык гражданнар җаваплылыгыннан башка мөмкин түгел. Намуслы булу – иң мөһиме.
