Геройны таны
Халыкара балалар китабы көне ел саен 2 апрельдә билгеләп үтелә. Бу көн прозаик һәм бөек әкиятче Һанс Христиан Андерсенның туган көненә туры килә. Кече Битаман китаплар бирү пунктында балалар өчен әдәби викторина үткәрелде. Балалар Г.Х. Андерсен, Абдулла Алиш, А. С. Пушкин тормышлары һәм иҗатлары белән таныштылар, язучыларның әсәрләрен искә төшерделәр, викторинаның «Әкиятләр буенча сәяхәт» һәм «Фраза буенча геройны бел» бүлекләрендәге сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар һәм әйтемнәрне чиштеләр. Китапханәдә балалар игътибарына тематик китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда Россия һәм чит ил авторларының балалар өчен китаплары татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителде.
