Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кошларның гаҗәеп дөньясы

1 апрель – Халыкара кошлар көне. Апрель аенда күчмә кошларның күбесе, барлык киртәләрне һәм озын юлны үтеп, туган якларына әйләнеп кайта. Бу көнгә Усад авыл китапханәсендә мавыктыргыч экологик уен-викторина узды. Теләге булган һәркем кошлар тормышы турында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр – күчеп йөрүче кошлар турында да, кышлаучылар турында да. Чарада катнашучылар табышмакларга җаваплар таптылар һәм канатлы дуслар турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, шулай ук китап күргәзмәсенә һәм төп геройлары канатлы дуслар булган рус һәм татар язучыларының әсәрләренә күзәтү узды.