Киләсе станция – Сәламәтлек
Сәламәтлек – кече яшьтән сакланырга тиешле бүләк ул! Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, Чернышевка авылы модель китапханәсендә «Киләсе станция – Сәламәтлек» дигән интерактив викторина узды. Укучылар белемнәрен ныгытып, тематик онлайн-викторинаны уңышлы үттеләр, һәркайсы эрудиция һәм реакция тизлеген күрсәтә алды! Сәламәтлек – ул безнең төп байлыгыбыз. Аны балачактан ук сакларга кирәк!
