Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе
Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе. Ләкин без ашаган барлык ризыклар да файдалымы? Бу сорауга җавапны укучылар китапханәче белән уен программасы барышында белделәр. Бергәләп «дөрес туклану» нәрсәне аңлата, нинди продуктлар файдалы, ә кайсылары сәламәтлек өчен куркыныч тудыра икәнен ачыкладылар. Сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен искә төшерделәр, яшелчә һәм җиләк-җимеш турындагы табышмакларны чиштеләр һәм аларда булган витаминнарны атадылар, файдалы һәм сәламәт ризык турындагы мәкальләрне искә төшерделәр. Чара бик кызык һәм файдалы узды.
