Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тормыш матур – бушка куркыныч янамагыз

Сәламәтлек – кешенең мөһим тормыш кыйммәтләренең берсе, аның иминлеге һәм озын гомере гарантиясе. Һәр кеше үз сәламәтлеген үзе булдыра, шуңа күрә кечкенәдән үк сәламәт яшәү рәвеше алып бару бик мөһим. Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында Шуман авыл китапханәсе спорт-танып белү сәгате уздырды. Чара барышында балалар: зарарлы гадәтләрнең ни белән куркыныч булуын һәм аларның организмга ничек тәэсир итүен, тормышны яктырта торган нинди файдалы гадәтләр, гади көндәлек гамәлләр белән сәламәтлекне ничек саклау турында белделәр.