Бердәмлектә безнең көч!
2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде һәм бердәмлек елының төп максаты – күпмилләтле Россия территориясендә яшәүче барлык халыклар арасында дуслыкны, үзара аңлашуны һәм бердәмлекне ныгыту. Биектау авылы китапханәсе халыклар бердәмлеге елына мәгълүмат сәгате үткәрде. Һәр халыкның үз тарихы, гореф-гадәтләре бар. Чарада китапханәче Россия тарихы, үз Ватанын данлаган атаклы кешеләр, истәлекле вакыйгалар турында сөйләде.
