«Минем сайлавым сәламәтлек»
Бөтендөнья сәламәтлек көне ел саен 7 апрель көнне билгеләп үтелә. Бу көн һәркемнең игътибарын сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлегенә юнәлтергә тиеш. Профилактика чарасы кысаларында, китапханәче 7 апрель көнне Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, чыныгу, файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында әзерләнгән видеоматериал күрсәтте. Шулай ук чара барышында китапханәче викторина үткәрде, анда сәламәтлеккә һәм начар гадәтләргә кагылышлы сораулар бирде. Балалар материалны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм барлык сорауларга да бик теләп җавап бирделәр. Шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең мөһим кагыйдәләре турында китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар «Минем сайлавым сәламәтлек», дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда үз тормыш рәвешең, сәламәтлегең, тышкы кыяфәтең турында уйланырга мөмкинлек бирә торган китаплар һәм мәгълүмат тәкъдим ителде.
