Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Су һәм су белән бәйле тәбигать күренешләре турында»

1922 елдан башлап һәр елны Бөтендөнья су көне билгеләп үтелә.   Бәйрәмнең максаты- эчә торган суның кими баруына игътибарны арттыру, су ресурсларын дөрес куллану.  Су- безнең планетада иң күп таралган матдә һәм барлык тереклек өчен яшәү чыганагы. Ә сулыклар- тереклек өчен иң кирәкле суның саклау урыны. Бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң кирәкле һәм файдалы эчемлекләрдән саналган. Слайд –презентация кулланып, Усад китапханәсендә балалар белән сулыкларны чиста саклауның мөхимлеге турында әңгәмә уздырылды. Шулай ук балалар “Су турында сөйлибез” дигән баш астында әзерләнгән китап күргәзмәсе ярдәмендә  гейзерлар, шарлавыклар, салават күпере һ.б. су белән бәйле тәбигать күренешләре белән таныштылар.