Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Пасха аппликацияләре

Чернышевка  авыл модель китапханәсендә, Пасха бәйрәме  алдыннан «Пасхальные аппликации» дип исемләнгән чара узды. Иҗади сәгать кысаларында китапханәгә килүчеләр уникаль пасха сувенирлары ясадылар. Бу мавыктыргыч процесс балаларны  иҗатның яңа төре белән таныштырып кына калмады, ә бәйрәмне хәтерләтүче һәм җылы истәлекләрне саклаучы символик бүләкне  үзләре белән алып китәргә дә  мөмкинлек бирде.