Галәм
Ел саен 12 апрельдә Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелә. 1961 елның нәкъ менә шушы көнендә Җир орбитасына беренче тапкыр космик корабль–иярченне чыгаралар, аның бортында кеше була. Әлеге вакыйгага Усад урта мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен берничә этаптан торган викторина үткәрелде. Шулай ук китап күргәзмәсе ясалды, анда китаплар, шул исәптән 3D һәм 4D өстәмә чынбарлык белән тәкъдим ителде, алар укучыларга космонавтика үсеше тарихы белән танышырга, Галәм, космик җисемнәр һәм күренешләр турында белемнәрен киңәйтергә, кызыклы мифлар һәм риваятьләр белән танышырга ярдәм итәчәк. Чара «Космическая стройка» конкурсы белән тәмамланды, анда балалар «ракета төзеделәр».
